-
БАЛА ӘЛЕ БЕЗ...
25 ноябрь көнне, шулай итеп, безнең күптәнге хыялыбыз тормышка ашты. Әниләребезне бу юлы үзебез җитәкләп, хөрмәтләп, матур чарага алып килдек – “Бала әле без” дип исемләнгән проектны башлап җибәрдек. Ул ел саен уза торган матур бәйрәм булачак. Без, Тәртип радиосы һәм К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры хезмәткәрләре, үзебезнең әниләребезгә һәм тамашачыларга бәйрәм бүләк итә алдык дип ышанабыз.
Тулырак -
КОТЛЫЙБЫЗ!
Бүген бездә бәйрәм! Җитәкчебез - «Тәртип» радиосы баш мөхәррире РИЗӘЛӘ Котдус кызы ИСМӘГЫЙЛЕВАның туган көне!
Тулырак -
Ризәлә Исмәгыйлева: «Тәртип» радиосының «Кабатланмас моңнар» концерты - тарихи бер мизгел
«Кабатланмас моңнар» циклы 2023 елда башланып китте, быел ул дүртенче тапкыр үткәрелә. Гомумән алганда, шушы ике елда «Тәртип» радиосы барлыгы 9 концерт уздырган. «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева «Татар-информ» хәбәрчесенә әлеге чара турында сөйләп китте.
Тулырак -
«Тәртип» радиосы «Кабатланмас моңнар» концертын тәкъдим итте
3 ноябрьдә Казанда “Тәртип” радосының “Кабатланмас моңнар” концерты узды.
Тулырак -
Тәртип радиосында Марсель Сәлимҗанов атналыгы
Үткән белән көткән арасында күпер салуны дәвам итәбез...
Тулырак -
Тәртип радиосында Хәнәви Шәйдуллин атналыгы
Үткән белән көткән арасында күпер салуны дәвам итәбез...
Тулырак